Әлмәттә пенсионерларга эш тәкъдим иттеләр

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Өлкәннәр көне уңаеннан мәшгульлек үзәге пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды.

Анда пенсионерлардан тыш үзәктә эшсез буларак исәптә торучылар да катнашты. Ярминкәгә килүчеләргә слесарь, токарь, кондуктор, кассир, электромонтер, котельный операторы, кондитер, пешекче, буяучы, юл эшчеләре һәм башка белгечлекләр буенча эш тәкъдим ителде.

Чыганак: http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International