Имамнар һәм остабикәләр җыелышы

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
27 сентябрьдә Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк җәмигъ мәчетендә чираттагы имамнар һәм остабикәләр җыелышы булып узды. Анда ТР мөселманнары диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте буенча кураторы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да катнашты. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәркемнең игътибарын Корбан бәйрәмен уздыруга юнәлтте. Гает намазының ничәдә укылачагы, шәһәр читендә корбан чалу өчен махсус урын булуы һәм анда бару өчен үзәк мәчеттән автобуслар йөрү оештырылганлыгы искәртелде. Мөхтәсиб урынбасары Җәмил хәзрәт Халирахманов 4 октябрьдә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында Корбан бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары программасы белән таныштырып узды. 10 октябрьдә кичке укулар башланачагы, анда укытучы остабикәләрнең теркәлү узулары да әйтеп узылды. Шулай ук укыту программалары һәм дәрес конспектлары булырга тиешлеге дә ассызыкланды. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте каршындагы мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Н.Зыятдинова үткәрелгән һәм узачак чаралар белән таныштырды. Фәһим хәзрәт гошер сәдакасын китерүчеләргә ихлас рәхмәтләрен дә җиткерде.

Чыганак: http://almat-islam.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International