Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: “Әлмәт мөхтәсибәтендә проблемалар уңай якка чишелә”

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
27 сентябрьдә Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк җәмигъ мәчетенә мөхтәсибәт эшчәнлеген тикшерү максатыннан ТР мөселманнары диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте буенча кураторы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килде. Ул мөхтәсибәт эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның бик актив булуын, аның районда һәм шәһәрдәге төрле проблемаларны уңай якка чишү юлындагы позициядә торуын, әледән-әле төрле чаралар еш уздырылуын, имамнар һәм остабикәләрнең дустана мөгамәләдә булуларын билгеләп үтте. Мәдрәсә эшчәнлегенә тукталып: “Әлмәттәге ислам мәдрәсәсе район һәм казыят ихтыяҗына туры килгән имамнар әзерләү юлына баскан. Нәтиҗә 3-5 елдан күренер, иншаллаһ. Шушы дәвердә шәкертләребезнең гыйлем дәрәҗәсе күтәрелү көтелә. Ә моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - диде Рөстәм хәзрәт.

Чыганак: http://almat-islam.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International