“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Минем энем (1987 елда туган) икенче төркем инвалид (дцп). Интернетта язылган, шәһәр хакимиятендә инвалидларга социаль ипотека бирергә квоталар бар диелгән. Бу дөресме? Шулай булса, бу мәсьәләне хәл кылу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Ихтирам белән, Камилә Фәттахова.

Җавап: Торак мәйданы законда каралган тәртиптә торакка мохтаҗ дип табылган һәм райбашкармадагы исемлектә торган гражданнарга бирелә. Ярдәм ашыгыч рәвештә кирәк булган гаиләләргә социаль ипотека программасы кысаларында 10% квота каралган.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен сез түбәндәге адрес белән торак бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз: Әлмәт, Ленин урамы, 41 а йорт (телефон 45-50-58).

Кабул итү сәгатьләре: чәршәмбе – 13.15-17.15;
җомга – 08.00-12.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International