Пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
26 сентябрьдә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә “Пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе” үткәрелде. Бу чарада Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы һәм теләге булган башка гражданнар катнашты.

Шәһәрдәге 16 предприятие һәм оешмадан кадрлар бүлеге вәкилләре килгән иде.

Ярминкәдә катнашучыларга механика-җыю эшләре слесаре, слесарь-ремонтчы, токарь, кондуктор, бульдозер машинисты, кассир, электромонтер, котельный операторы, кондитер, аш-сучы, буяучы, кече тәрбияче, ишек алды җыештыручы, кухня эшчесе һәм башка эшләр тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International