Әлмәт районында юлларда 28 кешенең гомере өзелгән

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Үткән 9 айда Әлмәт районы юлларында 214 авария булып, шуларда 286 кеше зыян күргән, 28 кеше һәлак булган. Бу хакта ЮХИДИнең Әлмәт районы бүлеге башлыгы полиция майоры Валерий Гыйздәтуллин сөйләде.

Баш инспектор аварияләр һәм үлүчеләр санының былтыргы белән чагыштырганда әйтүен әйтте. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң еш очрый торганнары тизлек режимын сакламау, иминлек каешы һәм мотошлем кимәү, транспорт белән эчкән хәлдә идарә итү, балалар утыртып йөртү кагыйдәләрен үтәмәү икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International