Иминлек вәкилләре көч сынаша

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
24 сентябрь безнең республикада Профсоз хезмәткәре көне дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Әлмәт район оешмасы Яшьләр үзәгендә хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкил исеме алу өчен конкурс үткәрде. Анда сәламәтлек саклау учреждениеләреннән 5 команда катнашты.

Юмор белән үткән бу ярыш катнашучылар өчен дә, тамашачылар өчен дә чын бәйрәм булды. Конкурсантлар җыр-биюдә осталыкларын да күрсәттеләр.

Балалар дәваханәсенең “Бригада ах” командасы иң яхшы дип танылды, калганнары бүтән номинацияләрдә билгеләп үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International