“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Исәнмесез! Без яшь гаилә, икебез дә Әлмәттә яшибез, эшлибез, пропискабыз Җәлилдә. Шуны бик беләсебез килә: безнең яшьләр ипотекасы буенча торак алу мөмкинлегебез бармы, нинди дә булса ташламалар буламы? Ихтирам белән Шәймәрдәнова А.А.

Җавап: Хәзерге көндә гамәлдәге законнар тәртибендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган яшь гаиләләр өчен Әлмәт районында “Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт булышлыгы турында” ТР законы нигезендә эш ителә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була (Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 41 а йорт, 7нче кабинет). Шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү чәршәмбе көннәрене 13.00дән 17.00 сәгаькә кадәр, җомга көннәрне 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр. Телефон 45-50-59.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International