21 мәктәптә кадетлыкка багышлау булды

2014 елның 28 сентябре, якшәмбе
21нче урта мәктәп кадетлары – шәһәребез тормышының аерылгысыз өлеше, алар төрле акцияләрдә, тантаналы чараларда, парадлар һәм конкурсларда актив катнашалар.

Кадетлыкка кабул итү – үзенә бер төрле бәйрәм. Беренче тапкыр кадетлыкка ант бирү 2007 елда булган иде. Шул вакыттан бирле тантаналы ант бирүчеләр 345 кеше булды. Бүген тагын сынау срогын лаеклы үткән 70 малай һәм кызга “кадет” дигән мактаулы исем бирелде.

Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ӘМР буенча идарәсе башлыгы Валерий Грезнев һ.б. хөрмәтле кунаклар катнашты. Резеда Котдус кызы яңа кадетларны ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән котлады, кадет классында алачак актив гражданлык позициясе һәм социаль тәҗрибә алга таба тормыш юлыгызда маяк булсын дип теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International