Социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасын алу карарын үзгәртү турында гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә кирәк

2014 елның 28 сентябре, якшәмбе
РФ пенсия фондының ТР бүлеге социаль хезмәт күрсәтүләргә хокукы булган федераль льготникларга социаль хезмәт күрсәтүләрне натуралата да, акчалата да алырнга мөмкин икәнлеген искәртә. Шул ук вакытта социаль хезмәтләрнең бөтенесен дә, бер өлешен генә дә акчалата алырга мөмкин.

2014 елның 1 апреленнән социаль хезмәт күрсәтүләрнең айлык бәясе түбәндәгечә:
- дарулар белән тәэмин итү – 679 сум 5 тиен;
- төп чирләрне булдырмау өчен санаторий-курортларга юллама бирү – 105 сум 5 тиен;
- шәһәр тирәсе тимер юл транспортында йөрү, шулай ук дәвалау урынына барганда-кайтканда шәһәрара транспортта йөрү – 97 сум 53 тиен.

Социаль хезмәт күрсәтүләрне тулысынча яки өлешчә акчалата алырга теләгән кешеләр, яки моңа кадәр алып килгән тәртибен үзгәртергә теләгән кешеләр бу хакта РФ пенсия фондының территориаль органына 1 октябрьгә кадәр гариза язып китерергә тиешләр. Гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International