Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре ул

2014 елның 28 сентябре, якшәмбе
Юл хәрәкәте иминлеге айлыгы кысаларында 21нче мәктәп укучылары шушы көннәрдә ТР юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе һәм Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге белән бергә “Бала – төп пассажир!” дигән профилактик социаль акция үткәрделәр. Аның максаты – машина йөртүчеләрнең игътибарын пассажир балаларны машинада йөрткәндә иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерү.

Укучы-кадетлар, өлкән сыйныфларда укучылар советы һәм яшь инспекторлар отряды әгъзалары ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте экипажы белән бергәләп балаларның юлда иминлеге мәсьәләләренә игътибарлы һәм җаваплы булырга кирәклеге турында машина йөртүчеләр белән сөйләштеләр.

Акциядә катнашучыларның һәммәсенә – йөртүчеләргә, җәяүлеләргә, пассажирларга памятка һәм җете төстәге бала учы сурәте тапшырылды (анысы юл хәрәкәтендә балаларның иминлеге зурлар җилкәсенә төшүен искәртергә тиеш). Теләгән кешеләр акцияне яклау билгесе итеп “уч”ны автомобильләренң алгы пыяласына ябыштырып куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International