Табигатьне бергәләп саклыйк!

2014 елның 28 сентябре, якшәмбе
2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның максаты – территорияләрне комплеклы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшенә җәмгыятьнең игътибарын тарту.

Бүген ӘМР советы һәм башкарма комитеты, Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре көче белән шарлавыклы буалар буенда 50дән артык ылыслы агач утыртылды.

- Әлмәт һәрвакыт яшел шәһәр булды, шулай булып кала, - ди Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин. – кешеләр үз теләкләре белән агачлар утырталар, клумбалар ясыйлар, урманнарны, парк-скверларны, яшеллекне саклыйлар. Сәнәгать предприятиеләре һәм автомобиль транспорты ишәя бару белән бу мәсьәлә тагын да актуальләшә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең һәммәсенә шуны әйтәсе килә: әйдәгез, табигатьне бергәләп саклыйк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International