“Бөек Россия” шигырьләр конкурсы

2014 елның 28 сентябре, якшәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт җирле бүлегендә “Бөек Россия” шигырьләр конкурсына йомгак ясау булды. Конкурсны “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” җәмгыятенең җирле бүлеге оештырды, ул “Бердәм Россия партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты һәм “Ямашнефть” идарәсе ярдәме белән үткәрелде.

Конкурста шәһәр һәм районның урта мәктәпләрендә укучылар катнашты. Ул ике этапта – мәктәпләрдә һәм муниципаль дәрәҗәдә үтте. 28 мәктәптә белем алучы укучыларның 54 эше арасыннан компетентлы жюри иң яхшы 6 шигырьне сайлап алды. Җиңүчеләр “Россиянең бөек кешеләренә багышланган иң яхшы шигырь”, “Иң яхшы лирик шигырь” номинацияләрендә билгеләнде. Аларга кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды, муниципаль этапта катнашучыларның һәммәсенә сертификатлар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International