Юлларда хәлләр җитди

2014 елның 28 сентябре, якшәмбе
Берничә көн элек Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы полиция майоры Валерий Гыйздәтуллин журналист белән очрашып, аның сорауларына җавап бирде. Шул җавапларның кайберләре белән таныштырып үтәбез.

2014 елның үткән чорында Әлмәт районында һәм шәһәрдә 214 авария булган, шуларда 286 кеше зыян күргән, 28 кешенең гомере өзелгән. Үткән ел белән чагыштырганда аварияләр саны да, үлүчеләр дә арткан.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң күп очрый торганнары – тизлек режимын арттыру (10477 очрак), иминлек каешы һәм мотошлем куллану кагыйдәләрен бозу (7805), транспорт белән эчкән хәлдә идарә итү (661), балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен үтәмәү (961).

ЮХИДИ хезмәткәрләре үз эшләрендә автомобильчеләрнең фикеренә, ышаныч телефонына алынган мәгълүматларга да игьтибар итәләр. Алар җентекләп өйрәнелә, кирәк булганда тиешле чаралар күрелә.

Бүлекнең составы тотрыклы, үткән 9 айда эштән китүчеләр яки чыгарылучылар юк. Инспекторларның ришвәт алу фактлары ачылганы юк, алар белән әңгәмәләр, занятиеләр, инструктажлар даими үткәрелеп тора. Хезмәткәрләр ел саен керем-чыгымнары турында декларация тутыралар, патруль автомобильләрендә куелган ике каналлы видеорегистраторлар автомобильнең эчендә булганнарны да, тышындагыларын да язып торалар.

Әлмәтнең баш автоинспекторы юлларда хәрәкәт имин булсын өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларны бер-берсен ихтирам итәргә, хәрәкәт дисциплинасын сакларга өнди, юлдагыларга сәламәтлек, уңышлар тели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International