Әлмәт татар дәүләт драма театрында 70нче юбилей сезонын ачу булды
2014 елның 27 сентябре, шимбә
26 сентябрьдә Әлмәт драма театрында 70нче сезонны ачу булды. Бәйрәм тантанасы театр алдындагы мәйданда башланды. Ә театр яңа сезонны тышкы ягы яңартылган хәлдә, кояшлы-сары төс белән каршы ала. Ремонт эшләре 12,5 миллион сумга төште.
Яңартылган бинага көчле алкышлар астында кызыл келәм җәелгән юлдан беренче булып артистлар үтте. Алар белән театр коллективын быел гына тулыландырган яшь артистлар да бар иде.
Бәйрәм кичендә театр тамашачыларны 310нчы премьера – И.Зәйниев пьесасы буенча куелган “Амазонка” спектакле белән куандырды. Аны сәхнәгә яшь актриса Алина Мөдәррисова куйды.
Театр директоры Фәридә Исмәгыйлова “Татнефть” компаниясенә һәм шәхсән генераль директор Наил Магановка театр фасадын яңарткан өчен һәм район хакимиятенә булышлыгы өчен рәхмәт әйтте.