Әлмәттә чираттагы ярминкә

2014 елның 27 сентябре, шимбә
Бүген “Шифа” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Әлмәт аграрийлары һәм тирә-як районнарыннан килгән фермерлар төрле товарлар алып килгән иде.

Бәрәңге һәм кишер, чөгендер, кәбестә, он, ит, сөт продукциясе, тавык йомыркасы, бал – прилавкалар товарларбелән тулы, ә бәяләр юнь булуы белән аерылып тора иде.

Социаль ярдәм идарәсе өлкән яшьтәге кешеләргә авыр капчыкларны квартирларына бушлай илтүне оештырды, ә волонтерлар машиналарга төяргә булыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International