Әлмәттә Түләүсез юридик ярдәм көне үтте

2014 елның 27 сентябре, шимбә
Әлмәттә Түләүсез юридк ярдәм көне кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең Әлмәт җирле бүлегенең халыкны кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды.

26 сентябрьдә бөтен эш көне дәвамында кешеләрне нотариус Наталия Гришинева, адвокат Елена Новикова, суд приставы Гөлназ Мөхәммәтшина, прокурорның өлкән ярдәмчесе Илнур Сәетов, юрист Миләүшә Юнысова кабул итте.

Түләүсез ярдәм мөрәҗәгать иткән 27 кешегә күрсәтелде, аларның күпчелеге хатын-кызлар һәм пенсия яшендәгеләр иде. Әлмәтлеләр хокук белгечләренә ТКХ өчен түләүләрнең дөреслеге, гражданлык, милек, мирас алу мәсьәләләре, ана капиталын файдалану, уллыкка алу мәсьәләләре һ.б. белән мөрәҗәгать иттеләр.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Илнур Сәетов сүзләренә караганда, бу бик мөһим һәм кирәкле акция. “Бердәм Россия” кешеләрнең ихтяҗларына битараф түгеллеген тагын бер кат күрсәтте. Чөнки кайбер кешеләрнең юридик хезмәтләргә йөрергә хәлләреннән килми, ә бирегә кабул итү өчен түләргә акчалары булмаган кешеләр килә. Бу көнне кабул иткән юристлар халыкка түләүсез юридик хезмәт күрсәтү буенча “Бердәм Россия” үткәрә торган чараларда катнашырга алга таба да әзер булуларын белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International