Туберкулёз бирешергә теләми

2014 елның 27 сентябре, шимбә
Әлмәттә туберкулезга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Туберкулезга каршы көрәш диспансеры үткән 8 айда районда туберкулез белән авыру һәм үлү динамикасы турында мәгълүмат җиткерде. Эпидемиологик ситуация бик яхшыдан түгел. Үлүчеләр саны гомумән алганда кимегән хәлдә (һәр 1000 кешегә 8 үлем), туберкулездан үлүләр һаман артуга бара. Елның үткән 8 аенда 11 кеше үлгән, бу 100 мең кешегә күчереп исәпләгәндә 38,4 туры килә, ягъни республикадагы уртача күрсәткечтән 8%ка артыграк.

Балалар һәм үсмерләр арасында авырулар кимеми. Балалар арасында авыручанлыкны киметү юнәлешендә профилактика эше алып бару һәм туберкулезга каршы чаралар оештыру турында балалар поликлиникасы мөдире Тамара Черемисина сөйләде.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев ведомствоара комиссиянең быел 31 июльдә кабул иткән карарының (мәҗбүри медицина тикшерүе, туберкулезның төрле формаларын ачыклауга бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү буенча эш төркеме оештыру, профилактика чаралары үткәрү) үтәлеше турында сөйләде.

Киңәшмә ахырында сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин вакцинация ясауның мәҗбүрилегенә игътибарны йомшартмаска өндәде. Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә вакцинация аркасында безнең илдә төрле чирләрне җиңү мөмкин булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International