Депутатның балаларга бүләге

2014 елның 27 сентябре, шимбә
Вакыты бик тыгыз булуга карамастан, “Елховнефть” идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимов балалар бакчасының ишле проблемаларын хәл итәргә дә вакыт таба.

20нче “Петушок” балалар бакчасын яңа уку елына кабул иткәндә Роспотребнадзор узган гасырның 60нчы елларында ук төзелгән бер веранданың тузган булуына игътибар итте.

Бу проблема уңаеннан бакча администрациясе ярдәм сорап ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимовка мөрәҗәгать итте. Без, Бигәш сайлау округы сайлаучылары, аның өчен тавыш биреп бик дөрес эшләдек. Рөстәм Хамис улы сүзендә тора белә, яшь буынны тәрбияләү проблемалары да аңа ят түгел.

 Тиз арада төзелгән заманча яңа веранда депутатның балалар бакчасына бүләге булды. Моның өчен балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналар депутатка бик рәхмәтле, яңа веранда нәниләргә дә бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International