Әлмәт делегациясе эш визиты белән Чувашстан республикасы Батыр районы Шыгырдан авылында булды

2014 елның 27 сентябре, шимбә
25 сентябрь көнне Әлмәттән бер төркем делегация эш визиты белән Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында булып кайтты.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, “Альметьевский вестник” газетасы мөхәррире, “Ак калфак” оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова, мөслимәләр җәмгыяте рәисе Наилә Зыятдинова, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина, Р.Фәхреддин исемендәге музей директоры Диләрә Гыймранова, татар теле белгечләре, территориаль совет вәкилләре, журналистлардан торган делегациянең төп максаты данлыклы Шыгырдан авылында алып барылган дини һәм әхлак тәрбиясе, үсеп килүче буынны милли йолаларыбыз нигезендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешенең ничек гамәлгә куелуын ачыклау, тәҗрибә алышу, өйрәнү иде.

Җиде сәгатьлек сәфәребезнең беренче тукталу ноктасы зурлыгы белән Рәсәйдә икенче урынны алып торган Шыгырдан авылының Гөлстан мәчете булды. Безне анда Батыр районы башлыгынң төзелеш эшләре буенча урынбасары Валерий Краснов, авылның җирле үзидарә советы рәисе Марат Айзатуллов, Чувашстан республикасында татарлар автономисе рәисе Фәрит Гибатдинов, Чувашстан республикасы мөселманнарның диния назәрәте рәисе Мансур Хәйбулов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Билгеле булганча, Шыгырдан зурлыгы белән генә түгел, борынгылыгы белән дә данлы. Архив документлары буенча авыл 1511 елларда барлыкка килгән. Хәзер авыл җирлегенә ике авыл – Шыгырдан һәм Кызыл Камыш керә. Шыгырданда 1700 йорт исәпләнә, 6000нән артык кеше яши. Авылда һәр елны 80-90 пар өйләнешә, 100дән артык бала туа. Яшьләр авылны ташлап, шәһәрләргә китмиләр, туган җирләрендә калуны кулай күрәләр.

Биредәге 31 урамның озынлыгы, кушып санаганда, 33 километр тәшкил итә. Халык бик мул тормышта яши, ике йортның берсе икешәр катлы, зур итеп төзелгән. Авыл халкы тулысы белән диярлек татарлар.

Шыгырданда 7 мәчет, 1 мәдрәсә эшли. Авылдан күренекле шәхесләр – фән эшлеклеләре, язучы-шагыйрьләр, артистлар, спортчылар чыккан. Һәр йортта иртә таңнан халык эшкә чума һәм караңгы төшкәнче хезмәттә була. Капка төбендәге чит ил автомобильләре, өйдәге затлы җиһазлар шулай маңгай тирен тамызып булдырылган мал-мөлкәт.
Эшлекле сәфәребез барышында без авылының 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпләрендә, “Сандугач” балалар бакчасында, берничә мәчеттә булдык.

Кая гына барсак та безне милли киемнәр кигән татар балаларының чыгышлары, үз телебездә аралашу, дингә, олыларга булган ихтирамлы мөнәсәбәт сокландырды, татарлыгыбызны саклап калуга юнәлдерелгән эчке сәясәт, шыгырданлыларның эш алымнары сокландырды. Авыл активы катнашында оештырылган Иҗтимагый Совет барышында телбезнең саклану, балаларны әхлаклы, динле итеп тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләрдән тыш, авылның көнкүреше, хезмәт белән тәэмин ителеш, авыл хуҗалыгын үстерү, социаль проблемаларның хәл ителеше турында да җанлы фикер алышу булды. Чувашстан республикасында яшәүче милләттәшләребезгә нефтьчеләр башкаласы тормышы, анда гамәлгә куелучы күп төрле программалар турында сөйләдек.

Шыгырданга булган сәяхәт турында тулырак язманы “Альметьевский вестник” газетасының киләсе санында укый аласыз.

Фәрдия Хәсәнова
“Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International