Район башкарма комитеты каршындагы эшкуарлыкны үстерү буенча җәмәгать советының утырышы

2014 елның 26 сентябре, җомга
Бүген Әлмәттә район башкарма комитеты каршындагы эшкуарлыкны үстерү буенча җәмәгать советының икенче утырышы булды. Анда җәмәгать советының рәисе, «БИ Компани-Сервис» ҖЧҖнең директоры А.Л.Ильин һәм советның әгъзалары катнашты.

Советта Җиңүнең 70 еллыгына багышланган телемарафонда һәм юбилейны үткәрү өчен хәйрия акчалары җыюда эшкуарларның катнашуы турында фикер алышу булды. Утырышта шулай ук җитештерү, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы, энергетика һәм ТКХ, төзелеш, туризм юнәлешләрендә эш төркемнәре оештыру мәсьәләсе күтәрелде.

Советның 2014-2015 елларга эш планы расланда. Планда каралганча, эшкуарлар елга ике тапкыр район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашачак.

2015 ел башында “Иң яхшы бизнес-проект” конкурсына йомгак ясалачак, җиңүчеләр ачыкланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International