Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең “Кузя” дип аталган спорт фестивален тантаналы ачу булды
2014 елның 26 сентябре, җомга
26 сентябрьдә футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең “Кузя” дип аталган спорт фестивален тантаналы ачу булды. Фестивальне ДЮСШ һәм Әлмәт районының мәгариф идарәсе оештырды.
Спорт парадында №36, №39, №22, №28, №40, №54, №57, №27, №45, №46, №35, №21, №43, №50 балалар бакчаларының командалары катнашты. Бәләкәчләрне башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова сәламләде, хөрмәтле кунаклар арасында мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.М.Ганиев, физкультура-спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Г.А.Золкин, мәгариф идарәсе башлыгының мәктәпкәчә тәрбия буенча урынбасары И.В.Гайфуллина, ДЮСШ директоры А.П.Данилов бар иде.
Фестиваль кысаларында үткән рәсемнәр конкурсында җиңүчеләр “Кузя” дипломнары һәм кубоклар алды. Барлык командаларга да татлы бүләк – Фестиваль эмблемасы төшкән, футбол тубы формасындагы тортлар эләкте.
Алга таба “Күңелле стартлар” ярышын бәләкәчләрнең 7 командасы дәвам итте.