Сентябрь Татарстан халкын ике тапкыр матур көннәр белән куандырды

2014 елның 26 сентябре, җомга
Быелгы сентябрь Татарстан халкын ике тапкыр матур көннәр белән куандырды. Яңгырсыз җылы һава республикада бу атнаның ахырына кадәр торачак.

Матур көннәрнең беренчесе 8-13 сентябрь көннәрендә булган иде. Ул чакта һава 20-23 градуска кадәр җылынды.

Икенче тапкырында кояшлы көннәр 19 сентябрьдә башланды, 29ына кадәр дәвам итәчәк. Киләсе төндә температура 5-10 градус булачак, иртәгә көндез һава 16-21 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Киләсе атна башыннан әбиләр чуагы тәмамлана. Температура сизелерлек түбәнәя, яңгырлар яварга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International