Әлмәтлеләр ТКХ хезмәтләре өчен ТР дәүләти хезмәт күрсәтүләр порталы аша түли алалар

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Портал һәм мобиль кушымта аркылы ТКХ хезмәт күрсәтүләре өчен түләүдән тыш счетчикларның күрсәтмәләрен дә өйдән чыкмыйча гына җиткерергә мөмкин. “Услуги РТ” мобиль кушымтасы ТКХ хезмәт күрсәтүләре өчен смартфоннан һәм планшеттан үзегезгә уңай булган теләсә кайсы урыннан түләргә мөмкинлек бирә. Кушымта түләүсез, аны AppStore һәм Playmarket кибетләрендә яздырып алырга була. ТР дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша телефон, телевидение, интернет өчен дә түләргә мөмкин, штрафларыгызны да карарга һәм түләргә була.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International