Татарстанлылар Казаннан хаҗ сәфәренә кузгала

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
25 сентябрь көнне “Казан” халыкара аэропортыннан татарстанлыларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанының Җиддә каласына туры рейс белән хаҗ сәфәренә кузгала. Аерым алганда, “ДУМ РТ хадж” программасы буенча 6 имам-җитәкче озатуында 220 кеше әлеге ерак юлга чыга, быел исә, гомумән, 1800 татарстанлы Мәккә, Мәдинәдә хаҗ гамәлләре кылып кайта. ТР Хөкүмәте ярдәме белән, хаҗга баручыларны 15 табиб та озата бара, алар үзләре белән кунакханәләрдә һәм хаҗ гамәле кылган урыннарда медицина пунктлары оештырырлык җиһазлар, медикаментлар алып китә.

Изге юлга чыгучыларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатырга ниятли.

Оештыручылардан алынган белешмә буенча, 155 мең сумга төшкән хаҗ сәфәре 20-30 көн дәвам итәчәк һәм шуның 5 көнен алар Мәдинә мәчетендә гыйбадәттә үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International