Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котлады

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Александров Николай Яковлевич 90 яше тулуны билгеләп үтә. Ул 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән.

Бүген ветеранны юбилее белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, ОФПСның 2нче отряды вәкилләре, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре котлады. Мәҗит Салихович ветеранга истәлекле бүләк һәм РФ президентының, район башлыгының котлау открыткаларын тапшырды, тазалыкта озын гомер итүен теләде, сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Николай Яковлевич Әлки районының Меляша авылында туган. Мәктәптән соң Базарлы Матакта курслар бетереп тракторчы һөнәре алган.

Армиягә алганнан соң аны 1942 елның августында Горький өлкәсендәге Богородск шәһәренә шоферлыкка укытырга җибәргәннәр. Ул 328нче миномет полкында миномет установкасын йөртүче булган, Орел-Курск дугасындагы сугышларда катнашкан. Аннары Брянск өлкәсендә, Балтик буе һәм Ленинград фронтларында сугышкан, Җиңү көнен Калининградта каршы алган.

Николай Яковлевич 1947 елда гына демобилизацияләнгән, туган авылына кайтып тракторчы булып эшләгән.

1950 елда ул Грозный шәһәренә абыйсы янына китә, анда янгын сүндерү частена эшкә керә. 1956 елда гаиләсе белән Әлмәткә кайткач та шул эшеннән аерылмый, Тихоновка авылындагы 22нче янгын сүндерү частенда хезмәт итә. Николай Яковлевич пенсиягә чыкканчы шул хезмәтендә кала. Хатыны белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 3 оныклары һәм 3 оныкчыклары бар. Бүген ветеран улы Вячеслав гаиләсендә яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International