ИЭУПка – 20 ел!

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Экономика, идарә һәм хокук институтына (ИЭУП) 20 ел тулды. Институтның Әлмәттәге филиалы бу датаны шәһәр паркында күңелле шау-гөр белән билгеләп үтте. ӘМР башлыгы исеменнән юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова котлады. Ул студентларга яхшы укуларын һәм тормышта үз урыннарын табуларын теләде, аннары район советы һәм башкарма комитеты исеменнән вузның иң яхшы укытучыларына мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

1994 елда оештырылган бу институт - Татарстанда һәм Идел буенда дәүләти булмаган вузларның иң зурысы. Аңа нигез салучы Казан һәм Мәскәү университетларын тәмамлаган Виталий Гайнуллович Тимирясов булды.

20 еллык тарихында ИЭУП экономика, юриспруденция, менеджмент, психология, педагогика, информацион технологияләр, җәмәгать туклануы өлкәләре өчен белгечләр әзерләүдә шактый уңышларга иреште (институтта 29 юнәлештә белгечләр әзерләнә).

Вуз илнең 100 иң яхшы югары уку йорты исәбенә керә, “Европача сыйфат” алтын медаленә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International