Хезмәтне саклау буенча координация советының чираттагы утырышы

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
24 августта хезмәтне саклау буенча координация советының чираттагы утырышында “Яшьлек” микрорайонындагы 1нче һәм 2нче позицияле төзелеш объектларында хезмәт шартларын урынга барып тикшерү булды. Төзү эшләрен “Арслан” ҖЧҖ алып бара. Төзелә торган объектта хезмәтне саклау нормаларын саклауда ачыкланган кимчелекләр ӘМР башкарма комитетында үткән утырышта әйтелде. Алар белешмә формасында “Арслан” фирмасы җитәкчеләренә һәм хезмәтне саклау буенча координация советына шушы елның 1 октябренә кадәр аларны бетерү буенча карарлар кабул итү өчен җибәрелде.

Төзү индустриясе предприятиеләрендә бәхетсезлек очраклары булып тора. Мәсәлән, “АЗЖБИ” компаниясендә шундый факт теркәлде.

Киңәшмә ахырында район башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Йосыпов төзелеш объектларында хезмәтне саклау таләпләрен һәм нормаларын үтәү зарурлыгын тагын бер кат искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International