Бүген Бөтендөнья диңгез көне билгеләп үтелә

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Бөтендөнья диңгез көне 25 октябрьдә билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасындагы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Аны билгеләп үтү турында 1978 елда Хөкүмәтара диңгез консультатив оешмасының 10нчы сессиясендә карар чыгарылды.

Бөтендөнья диңгез көненең максаты – балык тоту, сулыкларны пычрату һәм глобаль җылыну аркасында диңгезләргә һәм океаннарга нинди зур зыян килүенә дөнья җәмәгатьчелегенң игътибарын тарту.

БМО мәгълүматларына караганда, соңгы 100 елда тунец, тәрәч, марлин кебек балыкларның 90%ы тотылып беткән. Ел саен диңгезләргә һәм океаннарга 21 миллион баррельгә якын нефть ага. Зур сулыкларга ташлана торган синтетик калдыклар аркасында ел саен миллионлап диңгез кошы һәм 100 мең чамасы имезүче диңгез хайваннары һәлак була. Глобаль җылыну нәтиҗәсендә соңгы 100 елда океаннарда су өсте 10-25 сантиметрга күтәрелде.

Шуңа күрә Халыкара диңгез көне ел саен берәр актуаль экологик темага багышлап үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International