Мәҗит Салихов антикоррупцион комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
24 сентябрьдә ӘМР башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Анда өч мәсьәлә каралды. ТКХ өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны кисәтү эшенең торышы, күрелгән чаралар турында Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры Дамир Аскиев хисап тотты.

ӘМР финанс-бюджет палатасының бюджет акчаларын тотуга контроль һәм коррупцион хокук бозуларны булдырмау буенча эшчәнлеге турында палатаның рәисе Зөлфия Шәйдуллина сөйләде.

Комиссиянең 2013 елның 27 декабрендә кабул иткән “Җирле үзидарә органнарының муниципаль заказ урнаштырганда коррупциягә юл калдырмау буенча эше турында”гы карарын үтәүнең барышын район муниципаль заказ бүлеге башлыгы Светлана Хөсәенова яктыртты.

Район башлыгы аукционга куелмыйча эшләнә торган аз суммалы алыш-бирешләрне минимумга калдырырга, шулай ук коррупцион хокук бозулар мөмкин булган өлкәләрдә контрольне дәвам итәргә, бюджет акчаларын тиешенчә файдаланмауны минимумга калдырырга йөкләмә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International