Корбан бәйрәмендә корбан чалу йоласын үткәрү турында киңәшмә

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Бүген сабан туе мәйданына бару юлы буендагы корбан чалу мәйданчыгында Корбан бәйрәме көнне корбан чалуны оешкан тәртиптә үткәрүгә әзерлек буенча күчмә киңәшмә булды. “Татнефть” компаниясе, муниципалитет, предприятие җитәкчеләре кайгыртуы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә шәһәр кешеләренә бу төштә ел саен сарыклар сатып алырга һәм корбан чалырга мөмкинлек бар.

Киңәшмәне район башлыгы Мәҗит Салихов үткәрде, ул нефтьчеләрнең, шәһәр хезмәтләренең бергәләшеп эшләве нәтиҗәсендә бу мәйданчыкта корбан чалырга теләүчеләр саны ел саен арта баруын әйтте. “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев корбан чалу, гражданнарның былтыргы теләкләрен исәпкә алып, сыналган механизм буенча үтәчәген белдерде.

4 октябрьдә Үзәк мәчет белән корбан чалу мәйданчыгы арасында “АПОПАТ” ААҖ һәм “АТУ” идарәсе автобуслары йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International