“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! Тукай проспектындагы 54а йортта берничә ел элек законсыз рәвештә мансарда этажы төзеделәр. Аны төзегәндә бернинди нормалар да сакланмады. Шулай да аның 1нче кваритрында кешеләр яши. Алар су өчен түләмиләр, чөнки этаж да, андагы квартирлар да теркәлмәгән, лицевой счетлары юк, квитанцияләр килми. Ә алар тоткан су өчен ОДН тәртибендә башка яшәүчеләр түли. Бу мәсьәләне карап тәртипкә салуыгызны сорыйбыз.

Җавап:
Г.Тукай проспектындагы 54а йортка хезмәт күрсәтүче «ЖЭУ №13» ҖЧҖ су белән тәэмин итүне исәпкә алу приборлары күрсәтүенең дөреслеген актлаштыру максаты белән кваритирларны һәм яшәми торган бүлмәләрне йөреп чыгуны оештырды. Актлар чынлыкта кулланылган суга расчет ясау өчен «ЕРРЦ» ҖЧҖга тапшырылды.

Өстәп шуны хәбәр итәбез. Сезнең йорттагы капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыру өчен ӘМР башкарма комитеты тарафыннан рөхсәт бирелгән (21.01.2014 ел. № RU 16507101 – 1433/в).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International