Пенсионерларны компьютерга өйрәнү буенча түләүсез курска чакырабыз

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Мәшгульлек үзәге “Интернет-озын гомер” проекты кысаларында компьютер белеме нигезләрен өйрәтү курсына кешеләр җыюны дәвам итә.

Семинар проектына түбәндәгеләр керә:

- персональ компьютер турында мәгълүматлар;

- интернет челтәре, электрон почта һәм тавышлы элемтә чаралары белән эшләү турында мәгълүматлар;

- WINDOWS операция системасында эшләүнең төп принциплары;

- Microsoft Word текст редакторыннан файдалануның төп принциплары;

- информация киоскларыннан, түләү терминалларыннан файдалану, электрон тәртибендә дәүләти хезмәт күрсәтүләрдән файдалану турында мәгълүматлар.


Уку вакыты 72 сәгать. Укыту “ТИСБИ” идарә университетында оештырыла.

Укырга теләге булганнарга паспортның һәм пенсия таныклыгының күчермәләре белән Мәшгульлек үзәгенә 107нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Телефон – 32-34-93.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International