Әлмәт драмтеатры юбилей сезонын ача

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
26 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә 70нче юбилей театр сезонын ачу була.

Бәйрәм программасы кысаларында театрның фасадын ремонттан соң ачу тантанасы үткәрелә. Традицион тасманы кискәннән соң парад болдырына кызыл җәелгән юлдан драмтеатрның йолдызлары үтәчәк.

Аннары театр бинасында ел актерларын бүләкләү була. Бәйрәм чарасы юбилей сезонының беренче спектаклен күрсәтү белән төгәлләнәчәк. Ул И.Зәйниев әсәре буенча әзерләнгән “Амазонка” спектакле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International