Әлмәтнең үзәк китапханәсе китап сөючеләрне бәйрәмгә чакыра

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
4 октябрьдә шәһәр паркында “Глаголица” дигән китап укучылар бәйрәме була.

Анда танылган язучылар Сергей Махотин, Михаил Яснов, Анна Русс, Андрей Абросимов һәм әдәби тәнкыйтьче Ксения Молдавская белән очрашу булачак.

Бәйрәмгә килүчеләрне Әлмәт китап кибетләренең китап ярминкәсе, «Самокат», «Книжки и Фишки» нәшриятләренең һәм Татарстан китап нәшриятенең китапларыннан күргәзмә-экспозиция көтә. Әлмәт шәһәренең баш архитекторы Алмас Идрисов үз эшләренең персональ күргәзмәсен тәкъдим итә һәм рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрә.

Бәйрәмдә мәгариф һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре, язучылар, әдәби тәнкыйтьчеләр һәм нәширләр катнашында түгәрәк өстәл оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International