2нче лицей Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе исәбендә

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Илнең иң яхшы мәктәпләре рейтингы игълан ителде. Иң сыйфатлы белем бирә торган 500 мәктәп арасына Татарстаннан 17 уку йорты керде, шулар исәбендә Әлмәттәге 2нче лицей да бар.

Рейтинг өч этапта үткәрелде. Беренче этапта исемлеккә узган уку елында Бөтенроссия олимпиадасында кимендә бер җиңүчесе яки призеры булган мәктәпләр керде. Икенче этапта 2014 елгы БДИ нәтиҗәләре, олимпиадаларда катнашу бәяләнде. Өченче этапта үткән этапта җыелган балларның кими баруына карап рейтинг ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International