Әлмәттә “Иң яхшы чәчәкле ишегалды” һәм “Иң яхшы подъезд” исеменә дәгъва кылучыларны карадылар

2014 елның 19 сентябре, җомга
“Шәһәрнең иң яхшы ишек алды җыештыручысы”, “Иң яхшы чәчәкле ишегалды”, “Иң яхшы подъезд”, “Иң чәчәкле балкон яки лоджия” исеме алу өчен яз көне башланган конкурсның иң кызган чагы. Җиңүчеләр февраль аенда мәгълүм булачак, ә хәзер компетентлы комиссия дәгъвачыларны соңгы тапкыр карап чыкты. Комиссия өч көн эшләде, беренче урынга дәгъва итүчеләрне ачыклады.

Рейд дәвамында комиссия 18 ишек алдын карап чыкты. Аларның күбесе игътибарга лаек, әмма чүп басканнары да бар.

Конкурс дәвам итә. Алга таба комиссия, кыш көне җыелып, җыештыручыларның ничек эшләвен, ишек алларының чисталыгын тикшерәчәк. Конкурска йомгак ТКХ хезмәткәрләре көне алдыннан ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International