Бүген видеоконференциядә күп балалы гаиләләрнең җирләре турында сүз булды

2014 елның 19 сентябре, җомга
Бүген видеоконференция режимында өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Анда Түбән Кама, Чистай, Әлмәт, Минзәлә, Питрәч һәм Кукмара районнары тыңланды. ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов үзенең чыгышында кичә күп балалы гаиләләргә чираттагы тапкыр җир сайлау тәмамлануын әйтте. Чакырылган 336 гаиләнең 50се үзләренә участоклар сайлап алган, 276сы баш тарткан. Бүгенге көндә 718 участок булып, шуларның 236сы авылларда. 482се шәһәр җирендә. Тулаем алганда Әлмәт районында 1459 участок бирелгән, бүгенге көндә 515 гариза чираты җиткәнен көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International