22 сентябрьдә Татарстан “Бөтендөнья автомобильсез көне”нә кушылачак

2014 елның 19 сентябре, җомга
1998 елдан башлап күп кенә илләрдә 22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез көне билгеләп үтелә. Аның девизы – “Шәһәр кешеләр өчен, тормыш өчен мәйдан”.

Бу акция җәмәгатьчелеккә автомобильләрнең мөхиткә тискәре йогынтысы турында искәртергә, кешеләрне шәхси автомобильләреннән мөмкин кадәр кимрәк файдалануга стимуллаштырырга тиеш. Татарстан Республикасы бу акцияне үткәрүдә бик актив катнаша.

Әлмәт районы җитәкчелеге автомобиль ияләрен әлеге акциядә катнашырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International