Сорау: Әйтегез әле, бер баласы мәктәпкә, икенчесе бакчага йөргән аз керемле гаиләләргә Әлмәттә нинди ташламалар бар?
Җавап: Татарстан Республикасында бер кешегә туры килгән керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә 16 яше тулмаган һәр бала өчен ай саен пособие бирелә. 2014 елда бер балага айлык пособие 249 сум. Ул инфляциягә карап ел саен индексацияләнә. Шулай ук бакчага йөргән балалар өчен түләү беренче балага 20%, икенче балага 50%, өченче балага 70% исәбеннән киметелә.