“Нефтяник” командасы яңа сезонны җиңүдән башлады

2014 елның 19 сентябре, җомга
Яңа сезонда беренче матч башланыр алдыннан “Юбилейный” бозында күңелле тамаша булды. Бозга клубның символикасы белән бик зур флаг җәеп салынган иде. Бик күп җыелган җанатарлар алдында барабанчылар коллективы, флаглар тоткан яшь хоккейчылар, булышу төркеме кызлары һәм FunkyPeople брейк-данс коллективы чыгыш ясады.

Аннары уенчыларны һәм җанатарларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде, командага уңышлар теләде.

Ә Казахстаннан килгән “Сарыарка” командасы белән очрашу бик киеренке үтте, җиңү шайбасын безнең команда 59нчы минутта гына кертте. Исәп 4:3.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International