Әлмәттә Әфганстан Республикасында һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына матди ярдәм тапшырылды

2014 елның 19 сентябре, җомга
Бүген ӘМР башкарма комитетында район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына матди ярдәм тапшыру булды. 10ар мең сум күләмендә ярдәм 10 гаиләгә тапшырылды.

“Әлмәт районыннан Әфганстанга сугыш хәрәкәтләрендә катнашу өчен 495 якташыбыз җибәрелгән иде, - диде район башлыгы. – Шуларның 13е кире әйләнеп кайтмады. Без аларны беләбез,хәтердән чыгармыйбыз. Республика җитәкчелеге үзенең улларын онытмый, президент аларның гаиләләренә 10ар мең сум матди ярдәм бирергә карар чыгарды”.

Бу чара совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан эшләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International