Хөрмәтле журналистлар!

2014 елның 19 сентябре, җомга
Республика “Татмедиа” агентлыгы район матбугат чараларында экстремизмга каршы проблематика буенча журналистларның иң яхшы язмасына конкурска эшләр кабул итү турында белдерде.

Конкурсның бурычлары – район матбугатында мәдәниятләр, этнослар һәм диннәр үсешенең һәм үзара хезмәттәшлегенең төрле аспектларын, шулай ук мәдәниятара һәм динара диалог һәм хезмәттәшлекнең уңай мисалларын чагылдыруны популярлаштыру, дәүләт хакимияте һәм җәмәгать оешмалары тарафыннан экстремизмга һәм террорчылыкка каршы үткәрелә торган чараларны яктырту.

Конкурска материаллар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурсның нигезләмәсе һәм анкета-гариза үрнәге “Татмедиа” агентлыгы порталында «Конкурсы» http://tatmedia.tatarstan.ru/ бүлегендә урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International