Әлмәт җылыту сезонына тулысынча әзер

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Муниципаль районнарда җылыту сезонына әзерлек бүген видеоконференция барышында тикшерелде.

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков әйтүенчә, шәһәр һәм район җылыту сезонына тулысынча әзер. Бүгенге көнгә сәламәтлек саклау һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең барысына да диярлек җылы бирелде. Чиратта мәктәпләр һәм социаль өлкә объектлары.

Торак йортларга сынау тәртибендә җылы бирү башланды. Кешеләр үткән чор өчен бурычларын түләгән очракта җылылык тиешле срокта булачак. Бурычлары күп тупланган кешеләрнең квартирларында батареяларына заглушкалар куела.

Күңелсез хәлләр булмасын өчен, Николай Алексеевич шәһәр кешеләрен коммуналь хезмәт күрсәтүләр, шул исәптән җылылык өчен дә бурычларын түләргә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International