“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
М.Җәлил урамындагы 18 йортта пивнушка ачканнан соң безнең тынычлыгыбыз бетте. Урам болай да тар, ә сыра яратучылар машиналарын юл буена куялар. Пик сәгатьләрендә машиналар тыгыла, сигналларыннан колак тона. Ә каршыда гына мәктәп бар. Бу пивнушканы аерым торган бинага күчерергә булмыймы? Бөтен газонны таптап бетерделәр. Аннары М.Җәлил урамында бер генә яклы хәрәкәт ясап булмыймы, урам тар бит.

Җавап: Җәлил урамындагы бу йортта урнашкан кибетнең эшчәнлеге тиешле тәртиптә язылган документларга туры килә. РФ конституциясенең 34нче маддәсендә әйтелгәнчә, һәркемнең үз милкен һәм сәләтен эшкуарлык яки законда тыелмаган башка эшчәнлек өчен ирекле файдаланырга хокукы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International