20-21 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе була

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан Әлмәттә 20-21 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Ул Түбән Мактамада “Мактама-парк” сәүдә үзәге территориясендә оештырыла. Ярминкәдә товарлар социаль бәяләргә сатыла. Социаль яклау идарәсе өлкән яшьтәгеләргә алган авыр товарларын өйләренә бушлай илтүне оештыра, ә волонтерлар аларга капчыкларны машинага илтеп салырга ярдәм итәчәк.

Ярминкә 8.00дән 11.00 сәгатькә кадәр эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International