21 сентябрьдә Россиядә “Милләтләр кроссы – 2014” массакүләм йөгереше була

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Аның кысаларында Татарстанда “Татарстан кроссы – 2014” оештырыла. ТР Премьер-министры Илдар Халиков массакүләм ярышлар үткәрү турында тиешле боерыкны имзалады.

Әлмәттә җиңел атлетика узышына көндез Мәңгелек ут мемориаль комплексы каршындагы мәйданнан старт биреләчәк. Чарада предприятиеләрнең җитәкчеләре, хезмәткәрләре, спортчылар, мәктәп балалары һәм студентлар катнаша. Йөгерешнең маршруты бүтән еллардагыча кала. VIP-узыш дистанциясе 1600 метр, башкалар өчен – 1200 метр.

Командаларның вәкилләре мандат комиссиясенә тиешле үрнәктәге гариза китерергә тиеш. Мандат комиссиясе Әлмәт физик культура көллиятендә эшли. Телефоны 43-54-10, эш сәгатьләре 16-19 сентябрь көннәрендә 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр.

Әлмәт районында “Татарстан кроссы – 2014” узышын үткәрү турында мәгълүмат http://almsport.ru сайтында урнаштырылган, белешмәләр өчен телефон 32-89-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International