Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез. Без Түбән Мактамада Девон урамындагы 35нче авария хәлендәге йортта яшибез. Безне быел күчерәбез дигәннәр иде. Хәзер без күчәсе йорт төзелмәгән диләр. Ә бит 4нче кварталда күчерәбез дигәннәр иде. Әйтегез әле, безне кайчан, кайда күчерерләр?

Җавап: Бүгенге көндә авария хәлендәге йорларда яшәүчеләрне “Социаль ипотека” программасы буенча ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фонды акчасына төзелгән йортларга күчерү планлаштырыла. Фонд беренче чиратта барлык квартирлар да гражданнарның милке булган йортларда яшәүчеләрне күчерү сәбәпле, квартирларның бер өлеше гражданнар милкендә, бер өлеше муниципаль милектә булган йортларда яшәүчеләр 2015 елда күчереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International