Ятим студентларга иминият сертификатлары тапшырылды

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институты ректоры Александр Емекеев һәм “Росгосстрах”ның Әлмәт агентлыгы җитәкчесе Гөлсинә Сарачева ятим студентларга тантаналы шартларда иминият сертификатлары тапшырдылар.

Ректор үзенең сәламләү сүзендә әлеге акциянең вуз һәм “Татнефть” компаниясе үткәрә торган максатчан программаның бер өлеше булуын әйтте. Программа ата-анасыз калган студентларны компаниянең структур предприятиеләренә һәм бүлендек җәмгыятьләренә беркетүне, аларны ел саен Кара диңгез буена ял итәргә җибәрүне, ректорат һәм студентлар профкомы тарафыннан матди ярдәм күрсәтүне һ.б. эченә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International