Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстанда парламентаризм дәрәҗәсе елдан-ел үсә кебек тоела”

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
V чакырылыш ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” вәкиллеге арту республика парламентында плюрализм дәрәҗәсенә йогынты ясамаячак. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә белдерде.

“Бөтенләй йогынты ясамас дип уйлыйм, чөнки сул позицияне коммунистлар тәкъдим итә, либераль-демократик карашлылар да бар. Аларга күбрәк эшләргә туры киләчәк. IV чакырылышта 6 коммунист иде, хәзер өчәү кала. Димәк, аларга активлыкларын ике тапкыр арттыру зарур, ә безгә аларның фикерләренә 2 тапкыр игътибарлырак булырга кала. Сәяси партиянең теләсә кайсы вәкиле белдергән һәр фикер мөһим булуын исәпкә алып эшләячәкбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татарстанда парламентаризм дәрәҗәсе елдан-ел үсә кебек тоела. Сайлаулардан сайлауларга парламент эшчәнлеге дәрәҗәсе күтәрелә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин республика Дәүләт Советына сайлауларга нәтиҗә ясап.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында сайлауга әзерлек һәм сайлаулар югары дәрәҗәдә үткән иң яхшы районнарны атады. Алар арасында Әлмәт районы да бар.

Сайлау нәтиҗәләренә йомгак ясап, ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов районда сайлаучыларның 96,23%ы сайлауда катнашуын, шуларның 92,6% “Бердәм Россия” партиясе өчен тавыш бирүен әйтте. Район башлыгы әлмәтлеләрнең конкрет эшләр өчен тавыш бирүен ассызыклады, сайлауны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашучыларга, шулай ук актив катнашкан өчен район һәм шәһәрнең барлык сайлаучыларына рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International